2014 елның 28 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова рәслегендә “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру ягыннан, шул исәптән матди-техник тәэмин итү һәм Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 594, 596-602, 606 номерлы указларын гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы уздырылды.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Хокук идарәсе башлыгы Гафиятуллин Рәшид Фәдертдин улы; Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Яһудин Шакир Шаяһмәт улы, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары; Татарстан Республикасы суд органнары вәкилләре; Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары; Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
“Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру ягыннан, шул исәптән матди-техник яктан тәэмин итү турында”гы нотык белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Рагозина Надежда Владимировна чыгыш ясады, ул анда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру ягыннан тәэмин итүнең төп юнәлешләрен ачып бирде, моңа җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый, кадрлар, матди-техник яктан, финанс белән тәэмин итү чаралары керә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 13.09.2013 № 656 карары белән “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе институтын үстерү” ярдәмче программасын үз эченә алган “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы расланды. 2014 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан ярдәмче программа чараларын гамәлгә ашыруга 351 034 мең сум акча бүлеп бирелгән иде. Шулардан 213 991 мең сумы – җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүгә һәм 137 043 мең сумы матди-техник тәэмин итүгә.
Ярдәмче программаны гамәлгә ашыру Министрлыкка планлы рәвештә җәмәгать судьяларына суд участокларында “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” Федераль закон, “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә гадел хөкем эшен алып бару өчен тиешле шартлар тудырырга ярдәм итте.
Ярдәмче программа чараларын финанслаудан тыш, 2014 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан өстәмә рәвештә 22 923,1 мең сум бүленде.
Бүгенгә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участоклары 73 бинада урнаштырылган, аларның гомуми мәйданы – 31 556 кв.м. Уртача бер суд участогына 167,8 кв.м. туры килә. Министрлык даими рәвештә суд участокларында эш шартларын яхшырту белән шөгыльләнә. Моңа мәйданнарны киңәйтү дә, санитар-эпидемиологик нормларга туры килә торган биналарга урнаштыру да керә. Быелның биш ае эчендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының 17 суд участогы заман таләпләренә туры килә торган биналарга күчте.
Саклау-янгын сигнализациясе системаларын монтажлау эшләре тәмамланды. 2014 елның 1 маеннан алып Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ведомстводан тыш идарәсенең пульт сагына җәмәгать судьялары суд участокларының 62 бинасы тоташтырылды.
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген норматив-хокукый җайга салу өлешендә Министрлык тарафыннан җәмәгать судьялары суд участоклары чикләре тасвирламаларына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнде. 2014 елның 10 маенда «Татарстан Республикасы Казан шәһәре суд районы буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участоклары чикләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында» № 27-ТРЗ, «Татарстан Республикасы Алабуга суд районы буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участоклары чикләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» № 28-ЗРТ Татарстан Республикасы законнарына Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов имза салды.
Министрлык эшенең мөһим юнәлешләреннән берсе – республика җәмәгать судьялары суд участокларында эшләр алып баруны һәм архивларны оештыру. 2014 елның гыйнварыннан маена кадәр Министрлык хезмәткәрләре Казан шәһәренең Мәскәү суд районында, Татарстан Республикасы Тәтеш, Арча, Балтач, Югары Ослан, Мамадыш, Минзәлә һәм Спас суд районнарында җәмәгать судьялары аппаратларында эшләр алып баруны оештыруны өйрәнү буенча күчмә тикшерүләр уздырдылар.
2014 елда «Гадел хөкем мөмкинлеген тәэмин итү, суд эшләре алып баруның сыйфатын һәм оперативлыгын арттыру бурычларын хәл итүдә суд аппараты роле» программасы буенча җәмәгать судьялары аппаратларының 180 хезмәткәренә «Җәмәгать судьяларының хокук куллану эшчәнлегенеңтеоретик һәм практик мәсьәләләре» программасы буенча 63 җәмәгать судьясына квалификация арттыру курсларында укулар уздырырга планлаштыра. Хәзерге вакытта әлеге хезмәт күрсәтүләргә торглар игълан ителгән һәм 2014 елның 16-25 июнендә 17 җәмәгать судьясы һәм 30 аппарат хезмәткәре укытылачак.
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген мәгълүмат белән тәэмин итү өлешендә Министрлык «КРОК инкорпорейтед» ЯАҖнән 2965 мең сумлык яңа махсуслаштырылган программ тәэмин итү сатып алды.
Моннан тыш, «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары» порталы эксплуатациягә тапшырылды, адресы: http://mirsud.tatar.ru.
Министрлык, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, җәмәгать судьялары суд участокларында видеоконференцэлемтә ярдәмендә административ эшләрне карау практикасын кертергә җыена. Хәзерге вакытта сынау рәвешендә Түбән Кама һәм Казан шәһәренең Киров суд районы билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш.Ш.Яһудин үз чыгышларында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләрен яктырттылар.
“Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 594, 596-602, 606 номерлы указларын гамәлгә ашыру турында”гы нотык белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Столяров Сергей Николаевич чыгыш ясады.
Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указлары белән билгеләнгән нигезләмәләрне һәм бурычларны гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указлары белән билгеләнгән нигезләмәләрне һәм бурычларны гамәлгә ашыруны оештыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең республика чаралары планы турында» карарын үтәү йөзеннән, 2012 елда тиешле план расланды.
Әлеге План белән Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетыты утырышларын әзерләү каралган, аларда күп фатирлы йортларны законсыз төзүне булдырмый калуга, җир кишәрлекләрен кадастр бәяләвенә бәйле проблемалар каралды. Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының шушы тема буенча 17 утырышы уздырылды.
Моннан тыш, Министрлык Татарстан Республикасы законнарын һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларын әзерләүдә катнашты, шулай ук “2014 елга Татарстан Республикасы коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” ярдәмче программасын әзерләде.
Министрлык физик һәм юридик затларга дәүләт хезмәтләре күрсәтте.
Шулай итеп, Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указларын гамәлгә ашыру планы Министрлыкка кагыла торган өлешендә тулысынча үтәлгән.
Коллегия азагында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мактау грамоталары Министрлык һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә бирелде.