Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан оештырылган фәнни һәм мәгариф чараларында катнашты.
23 май көнне С.Н.Столяров «Россия Федерациясендә дәүләт (муниципаль) финанс контроле. Теория, практика, үсеш перспективалары» халыкара фәнни-практик конференциясендәге «Финанс контролен хокукый тәэмин итү» секциясендә «Татарстан Республикасы мөнәсәбәт күрсәтү актларының җыелма реестры» темасына нотык белән чыгыш ясады.
28 майда С.Н.Столяров Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре өчен «Татарстан Республикасы эчке сәясәтенең актуаль проблемалары: сайлау системасы һәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләр» семинарында катнашты, анды ул «Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр өлкәсендә законнар. Аны гамәлгә ашыру буенча җирле үзидарә органнары тарафыннан норматив хокукый актлар кабул итү» темасына нотык тотты. Нотыкта милләтара мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу проблемалары ачып бирелде, әлеге өлкәдә халыкара, Россия һәм региональ тәҗрибә каралды.