Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы гражданнарын видеоконференцэлемтә режимында кабул итү

2014 елның 30 мае, җомга

2014 елның 29 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы гражданнарын видео аша кабул итте.

Район кешеләрен Әтнә муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Сибәгатов Наил Нурияздан улы тәкъдим итте.

Видеоконференцэлемтә режимында кабул итү барышында 10 граждан кабул ителде. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да законнар нигезендә җаваплар һәм аңлатмалар бирелде.

Министрга бирелгән сораулар даирәсе төрле булды. Гражданнарны түбәндәге мәсьәләләр кызыксындырды: нотариаль хезмәт күрсәтүләр, мирас кабул итеп алу, социаль стипендия, җир асты байлыкларынннан файдаланган өчен салым, пенсия тәэминаты мәсьәләләре. Шулай ук хуҗасыз мөлкәтне муниципаль милеккә күчерү темасы да кузгатылды.

Видео кабул итү азагында министр муниципаль район хезмәткәрләренә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чараларны уздырганда уңышлы хезмәт теләде.

Видео кабул итү нәтиҗәсе буенча гражданнарны кабул итү барышында катнашучылар Министрлыкка шылтыраттылар, алар министрга төпле җаваплары өчен рәхмәт белдерде.

Гражданнарны видеоконференцэлемтә режимында кабул итү белән Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова расланган график нигезендә ай саен шөгыльләнә.

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International