2014 елның 30 маенда Балаларны яклау көнен бәйрәм итү алдыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан халыклары дуслыгы йортында түбәндәге категория гражданнар өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылды:
— инвалид балалар;
— ятим балалар;
– ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар;
– ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар, шулай ук аларның законлы вәкилләре һәм вәкилләре, алар шушы балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәләр;
– ятим баланы, ата-ана каравыннан мәхрүм калган баланы гаиләсенә тәрбиягә алырга җыенган затлар, алар баланы гаиләгә тәрбиягә урнаштыруга бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәләр;
– баланы уллыкка (кызлыкка) алырга җыенган затлар, алар уллыкка (кызлыкка) алуга бәйле мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәләр.
Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова катнашты. Министр билгеләп үткәнчә, “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законы кысаларында мондый чаралар уздыру яхшы гадәткә әверелде: «Дөреслектә мондый ярдәм көн саен күрсәтелә, без бу чараларны мөһим даталарга багышлый башладык. 9 майда шундый ук акция уздырылды, анда түләүсез юридик консультацияләр Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына күрсәтелде. Балаларны яклау көнен бәйрәм итү алдыннан әлеге чара яклауга аеруча мохтаҗлар өчен уздырыла. Махсус шуның өчен без төрле ведомстволар белгечләрен чакырдык».
Әлеге категория гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә адвокатлар, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының граждан хәле актларын теркәү идарәсе һәм опека,попечительлек органнары белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Любис кызы Удачина билгеләп үткәнчә, гражданнарны болай кабул итү бик мөһим. Ата-ана, баланың законлы вәкиле, балалар үзләре дә, монда килеп, төрле ведомство вәкилләреннән үзен кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкин.
Бу көнне, түләүсез юридик ярдәм сорап, 14 граждан мөрәҗәгать итте.
Төп сораулар торак, гаилә, җир законнарына, шулай ук социаль тәэмин итүгә кагыла иде. Барлык гражданнарга да телдән хокукый консультация рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Судта үз мәнфәгатьләрен яклап чыгыш ясауга мохтаҗ гражданнарны адвокатлар кирәкле документларын рәсмиләштерү өчен үзләренә чакырдылар.