2014 елның 26 һәм 30 маенда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында һәм Әлмәт муниципаль районында “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш” дәүләт программасының “2014 елга Татарстан Республикасы Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” 5 нче өстәмә программасы чараларының үтәлешен тикшерү уздырылды, программа Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2013 № 764 карары белән расланган иде.
Тикшерүдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре катнашты.
Тикшерүләр барышында Коррупциягә каршы көрәш комиссияләре, Хезмәттәге тәртипкә һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләре эшчәнлеге мәсьәләләре, норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының һәм Әлмәт муниципаль районынының рәсми сайтларындагы «Коррупциягә каршы» бүлекләрендә урнаштырылган мәгълүматка, шулай ук коррупциягә каршы башка чараларны үтәү барышына анализ ясалды.
Тикшерү барышында башкарма хакимияте органнарында һәм муниципаль районның җирле үзидарә органында коррупциягә каршы эш уздыру өчен җаваплы затларга әлеге эшчәнлекнең аерым юнәлешләре буенча рекомендацияләр бирелде.
Тикшерүләр буенча белешмәләр белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтындагы «Коррупциягә каршы» бүлегендә танышырга мөмкин.
.jpg)