Казан шәһәрендә Мәскәү суд районы буенча җәмәгать судьялары суд участокларының яңа бинасын ачу

2014 елның 3 июне, сишәмбе

2014 елның 2 июнендә Казан шәһәрендә Мәскәү суд районы буенча җәмәгать судьяларының 2 нче һәм 3 нче суд участокларының яңа бинасы ачылды. Декабристлар урамы, 131дә урнашкан гомуми мәйданы 316,7 кв.метрлы бинада ремонт эшләре уздырылганнан соң Химиклар урамы, 49 нче йорттан 2 суд участогы күчте.

Бина Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Казан шәһәренең Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты тарафыннан бирелгән иде.

Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Гыйләҗев И.И., Татарстан Республикасы юстиция министры Глухова Л.Ю., юстиция министры урынбасары Рагозина Н.В., Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Салихов Җ.М., Казан шәһәренең Мәскәү район суды рәисе Галишников К.И., Казан шәһәренең Киров район суды рәисе Булатов Н.Н., Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Гафаров Р.Ф., Мәскәү районы администрациясе башлыгы Фәттахов Д.И., Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Фәттахов И.Т. катнашты.

Суд участоклары барлык кирәкле җайланмалар белән җиһазланган: судьялар кабинеты,суд утырышы залы, һәр участокта аерым канцелярия, архив бүлмәсе, администратор кабинеты, ашау-эчү бүлмәсе. Суд участокларына тулысынча яңа мебель куелган. Суд приставы өчен шулай ук кирәкле шартлар тудырылаган. Бинада саклау-янгын сигнализациясе эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International