Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс турында белдерү

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:

Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре

Квалификация таләпләре: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары юридик белем булу.

Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 11 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Киров суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире

Квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белем яисә югары һөнәри белем.

Документлар 2014 елның 4 июеннән алып 24 июненә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 нчы йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.

Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International