Эш төркеме утырышында катнашу турында

2014 елның 4 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов 2014 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Ә.Ә. Сәфәров рәислегендәге иҗтимагый-сәяси планлаштыруны координацияләү мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышында катнашты.

Утырышта махсус белән урыннарда гавами акцияләр уздыру мәсьәләсе каралды.

М.М.Ибәтов чыгышының темасы, республикада җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлаулар уздыру буенча Татарстан Республикасының вәкаләтле башкарма хакимияте органы буларак, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эш төркемендә катнашучылар алдындагы роленә багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International