Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча кадрлар резервына кертүгә Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге башлыгы вазыйфасы буенча конкурс игълан итә.
Квалификацион таләпләр: югары юридик белем, әйдәүче яисә өлкән төркем дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларында кимендә ике ел дәүләт хезмәтестажы йә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә өч ел эш стажы.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында республика гавами хакимияте органнарының “Кодекс” автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә узды. Утырышны министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов уздырды.