1 июль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре катнашында 2014 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү темасына һәм эшче төркемнәр эшчәнлеге турында видеоконференция режимында киңәшмә уздырылды.
Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эш төркеме утырышы эшчәнлеге турындагы нотык белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары, төркем җитәкчесе урынбасары М.М.Ибәтов чыгыш ясады. Нотыкта 2014 елда алып барыла торган программаларны гамәлгә ашыру эшчәнлеге чагылдырылды, агымдагы елдаТатарстан Республикасы икътисадына федераль бюджеттан өстәмә акчалар җәлеп итү буенча эшче төркем тарафыннан башкарылган эш турында хәбәр ителде.