2014 елның 3 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышы узды. Азнакай һәм Буа муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышы турындагы мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты.
Шулай ук комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- элемтә чараларын кулланып кылынган мошенниклык очракларын профилактикалау һәм тикшерү турында, шул исәптән Татарстан Республикасының төзәтү учреждениеләре территориясендә мобиль элемтә сигналларын туктату җайланмаларын эшләтүне оештыру, телефон мошенниклыгы фактларына карата ачылган җинаять эшләре буенча акчалар хәрәкәте турындагы белешмәләрне республика региональ банклары тарафыннан үз вакытында бирү;
- ирегеннән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларга социаль ярдәм күрсәтү экспериментының барышы турында.