2014 елның 8 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле өченче йомгаклау утырышы уздырылды, аның эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова катнашты.
Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова дүрт закон проекты тәкъдим итте: “Аксубай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты, “Әтнә муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты, “Аерым муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен үзгәртү һәм “Лаеш муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы законы проекты һәм “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында” Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты.
Муниципаль берәмлекләр чикләре турындагы закон проектлары буенча нотыкларында Л.Ю. Глухова хәбәр иткәнчә, закон проектлары муниципаль районнарның һәм алар составына керүче җирлекләрнең чикләре тасвирламаларын төгәлләштерү максатларында эшләнде, бу чакта муниципаль берәмлекләрнең чикләре үзгәрми кала. Чикләрне төгәлләштерү зарурлыгы муниципаль берәмлекләр чикләренең картографик тасвирламасы буенча җир корылышы эшләре уздыруга бәйле рәвештә килеп чыкты, моңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертү өчен карталар (планнар) әзерләргә, бу федераль законнар нигезендә республиканың башка муниципаль районы чикләре турындагы законнарга да тиешле үзгәрешләр кертү керә.
“Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында” Татарстан Республикасы Законының 7 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты белән җәмәгать судьяларының кабат сайланганда вәкаләтләре срогын биш елдан ун елга кадәр арттыру күз алдында тотыла, бу Россия Федерациясендә судьялар алмашмауны һәм бу судьялар статусы берлеген тәэмин итә, шуның нәтиҗәсендә җәмәгать судьялары юстициясе квалификацияле кадрлар җәлеп итәчәк.
Барлык закон проектлары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.