2014 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасының “2014 елда Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыруны тикшерделәр.
Тикшерү барышында район Башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе, хезмәттәге тәртипкә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликты комиссиясе эше мәсьәләләре каралды, муниципаль коррупциягә каршы программа, коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, шулай ук башка программ чараларны үтәүнең барышы өйрәнелде.
“Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтларының бүлекләрен урнаштыру һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.04.2013 № 225 карары нигезендә әлеге карар үтәлешен тикшереп тору Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына йөкләнгән иде. Шуңа бәйле рәвештә тикшерү барышында муниципаль районның рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең әлеге таләпләргә туры килү-килмәвенә аерым игътибар бирелде.
Тикшерүнең башлангыч йомгаклары һәм коррупциягә каршы өлкәдә җирле үзидарә органнарының эшен камилләштерү буенча гомуми рекомендацияләр районда коррупциягә каршы эш буенча җаваплы хезмәткәрләр катнашында каралды һәм фикер алышулар уздырылды.