Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс турында белдерү

2014 елның 16 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең әйләүче консультанты вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә.

Квалификация таләпләре: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары юридик белем, өлкән яисә кече төркем дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларында кимендә бер ел дәүләт хезмәте стажы йә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә ике ел эш стажы булу.

Документлар 2014 елның 16 июленнән алып 5 августына кадәр Казан ш., Татарстан ур., 55 нче йорт, 306 нчы бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.

Конкурс турында тулы мәгълүматны 293-11-65 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International