Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2013 № 764 карары белән расланган “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасының “2014 елга Татарстан Республикасы Коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” 5 нче өстәмә программасы чараларының үтәлешен тикшерү вәкаләтләрен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы башкаручылардан кергән мәгълүмат нигезендә Программа үтәлешенә квартал саен мониторинг уздыра, шулай ук бер елга расланган графиклар буенча айлык тикшерүләрне гамәлгә ашыра.
2014 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасының Әтнә, Әлки, Зәй, Әлмәт, Менделеевск муниципаль районнарында, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында тикшерүләр уздырылды.
Уздырылган тикшерүләр йомгаклары белән “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең “Контроль чаралар нәтиҗәләре турында белешмәләр” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.