Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит

2014 елның 21 июле, дүшәмбе

2014 елның 18 июлендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” һәр ел саен уздырыла торган республика акциясе кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Балтач шәһәр тибындагы поселогында мәктәп портфельләре комплектларын тапшыру тантанасында шәхсән катнашты.

Акция барышында мәктәп кирәк-яраклары тутырылган 5 мәктәп портфеле тапшырылды һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган аз керемле 1 гаиләгә һәм күп балалы 1 гаиләгә хәйрия ярдәме күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International