2014 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппаратының дәүләт граждан хезмәткәрләренә класслы чиннар бирүгә квалификация имтиханнарын кабул итү буенча аттестация комиссиясе утырышы уздырылды.
Имтиханга Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының 2 дәүләт граждан хезмәткәре кертелде. Имтихан граждан хезмәткәренең белемнәрен, күнекмәләрен һәм гыйлемнәрен (профессиональ дәрәҗәсен) бәяләү максатларында телдән уздырылды.
Имтиханга кертелгән барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре квалификация имтиханын тапшырды һәм Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендәге аттестация комиссиясе карары белән үзенең вазыйфасына туры килә торган класслы чин бирүгә тәкъдим ителде.
Аттестация комиссиясе эшендә, бәйсез экспертлар буларак, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының Конституциячел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Аппараты җитәкчесе М.Х.Вафин, дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин катнашты.