2014 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече вазыйфасын биләүгә конкурс уздырылды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачы җыйды һәм конкурста җиңүче дип танылды:
Хәбирова Әнисә Азат кызы.
Комиссия эшендә, бәйсез экспертлар буларак, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының Конституциячел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Аппараты җитәкчесе М.Х.Вафин, дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе урынбасары Р.Ф.Гаффаров катнашты.