2014 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаренең, консультантының һәм 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачылар җыйды һәм конкурста җиңүчеләр дип танылды:
Әхмәтҗанова Оксана Николаевна, Татарстан Республикасы Алабуга суд районы буенча җәмәгать судьяларыы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире вазыйфасына;
Биктимерова Клавдия Николаевна, Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 2 нче суд участогының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Беляева Светлана Валерьевна, Татарстан Республикасы Лениногорск суд районы буенча җәмәгать судьялары аппараты консультанты вазыйфасына;
Фәттахова Айгөл Ирек кызы, Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 2 нче суд участогының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Шлычкова Ирина Владимировна, Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 1-3 нче суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты консультанты вазыйфасына;
Ситдыйкова Ләйсән Тәлгать кызы, Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 2 нче суд участогының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Титова Елена Владимировна, Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча җәмәгать судьялары аппараты консультанты вазыйфасына;
Габдуллина Гүзәл Равиль кызы, Татарстан Республикасы Азнакай суд районы буенча җәмәгать судьялары аппараты консультанты вазыйфасына.
Комиссия эшендә, бәйсез экспертлар буларак, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының Конституциячел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Аппараты җитәкчесе М.Х.Вафин, дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе урынбасары Р.Ф.Гаффаров катнашты.