Республиканың авыл җирлегендә яшәүче гражданнарны видеоконференция элемтәсе режимында кабул итү

2014 елның 30 июле, чәршәмбе

25 июльдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республиканың авыл җирлегендә яшәүче гражданнарына торак-коммуналь хезмәтләр буенча юридик ярдәм күрсәтү йөзеннән видеоконференция элемтәсе режимында гражданнарны кабул итте. Видеоэлемтә белән 19 муниципаль районнан 43 кеше файдаланды.
Гражданнарны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгынң беренче урынбасары А.М.Фролов, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы урынбасары Н.В.Бутаева, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе начальнигы – республиканың Баш дәүләт торак инспекторы С.А.Крайнов, Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.П.Борисова, «Татарстан Республикасының Энергия саклау технологияләрен газлаштыру һәм инженерия челтәрен үстерү фонды» дәүләт учреждениесе генераль директоры урынбасары З.Г.Гимадиев белән берлектә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова кабул итте.
Чарада катнашучы барлык вазифаи затлар халыктан кергән сораулар буенча фикер алыштылар, авыл җирлегендәге суның сыйфатына, торак алу, күп фатирлы йортларны ремонтлау, электр энергиясе һәм салкын су өчен ОДН, суүткәргечләрне реконструкцияләү, подъездларны төзекләндереп тору, электроэнергия санагычлары һәм урамнарга электр саклагыч лампалар кую мәсьәләләренә кагылган сорауларга җентекләп җавап бирделәр.
Алабуга муниципаль районының Лекарь авыл җирлегендә яшәүче йорт янындагы тупылларны кисү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән иде – авыл советы җитәкчелеге эшнең ничек башкарылуы турында отчет бирде, хәтта фотолар да күрсәтелде.
Видеоэлемтә азагында халыкка райондагы булган техник мөмкинлекләрне активрак кулланырга киңәш ителде, аерым алганда, Интернет челтәреннән файдаланып, министрлык җитәкчеләренә чыгарга мөмкин, республика министрлыкларының рәсми сайтларындагы мәгълүматны да актив куллану отышлы. Җирле үзидарә органнарына видеоэлемтәдә яңгыраган сораулар буенча халык арасында аңлату эшләре алып барырга һәм монды элемтә вакыт актив катнашырга киңәш ителде.
Авыл җирлегендә яшәүче гражданнарны киләсе видео кабул итү җир мәсьәләләре буенча планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International