25 июльдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының беренче урынбасары вазифаларын үтәүче М.М.Ибәтов җитәкчелегендә, Югары Ослан муниципаль районы һәм ОАО «Иннополис» вәкилләре катнашында Введенский Бистәсе авыл җирлеген бүлеп үзгәртү мәсьәләләренә кагылган киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмә җирле үзидарәгә авылны үзгәртү мәсьәләләре буенча Введенский Бистәсе халкының фикерен ачыклау буенча хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган иде. Киңәшмәдә Иннополис поселогын шәһәр торак пункты категориясенә кертү мәсьәләләре дә каралды.