Вакантлы вазыйфалар буенча конкурс турында белдерү

2014 елның 1 августы, җомга

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы дәүләт гражданлык хезмәтенең 2нче разрядлы өлкән белгече – Татарстан Республикасы Минзәлә районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьялары аппаратының канцелярия җитәкчесе вазыйфасы өчен конкурс игълан итә.
Квалификацион таләпләр: эшчәнлек юнәлешенә туры килгән урта һөнәри белем.
Документлар 2014 елның 1нче августыннан 21енә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55нче йорт, каб.306. Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00дан 18.00 сәгатькә кадәр, җомга 9.00дан 16.45кә кадәр, төшке аш вакыты 13.00 сәгатьтән 13.45.
Вакантлы вазыйфага дәгъва кылучыга куелган таләпләр, гражданлык хезмәтен үтү шартлары, конкурс нигезләмәсе “Конкурс документлары” бүлекчәсенә урнаштырылган.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны 293-11-65 телефоны аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International