2014 елның 1 августында Татарстан Республикасы Президент Аппаратында, Казан Мэриясе тәкъдиме буенча, торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итү итү мәсьәләләренә һәм индивидуаль шәхси төзелеш өчен тәгаенләп бирелгән кишәрлекләрдә законсыз күпфатирлы йортлар төзү проблемаларына багышланган эшлекле киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, шулай ук, Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль эзләнүләр үзәге вәкилләре катнашты.
Киңәшмә эшендә һәм көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча фикер алышуда министр урынбасары М.М.Ибәтов катнашты.