Гидротехник корылмаларга муниципаль милек хокукын дәүләт теркәве һәм аларны тотуны финанслау мәсьәләләре буенча киңәшмә

2014 елның 8 августы, җомга

2014 елның 7 августында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советында Татарстан Республикасы муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында киңәшмә уздырылды, ул гидротехник корылмаларга муниципаль милек хокукын дәүләт теркәве һәм шушы объектларны тотуны финанслау мәсьәләләренә багышланды.
Киңәшмәгә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, «Татмелиорация» компаниясенең «Трастовая компания» ААҖ вәкилләре чакырылды һәм чыгыш ясады.

Каралучы мәсьәләләрнең хокукый аспектлары буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International