Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең И.И.Гыйрфанов җитәкчелегендәге делегациясе Ульяновск өлкәсендә уздырылган «ЮрВолга-2014» IV халыкара яшьләр юридик форумында катнашты.
Форумны, Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте белән бергәләп, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы, Россия Үзәк сайлау комиссиясе, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, «Россия яшьләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, федераль нотариаль һәм адвокатлар палаталары ярдәмендә, Россия юристлары ассоциясе оештырды. Форумны уздыруның төп максатлары һәм бурычлары – хокукый культура дәрәҗәсен арттыру эшен башкару, яшьләр арасында хокукый нигилизмны бетерү, коррупциягә һәм экстремизм күренешләренә каршы көрәш, кадрлар резервына кертелгән перспектив һәм талантлы яшь юристларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Чарада Россия юристлары ассоциясе рәисе, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Игорь Евгеньевич Манылов һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы С. И. Морозов катнашты.
Татарстан төбәк бүлекчәсе вәкилләре елдан-ел әлеге форумда актив катнашалар. Быел форумда катнашучыларга яңа инновацион проектлар һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең яңа механизмнары тәкъдим ителде. Тәҗрибә алмашу һәм уртак чаралар уздыру буенча башка региональ бүлекчәләр вәкилләре белән килешүләргә ирешелде.
Шулай ук форумда 2014 елның 26-29 сентябрендә Казан шәһәрендә Россия юристлары ассоциясенең V юбилей футбол турнирын уздыру игълан ителде.