Министрлыкта “Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре” конкурсында катнашу өчен дәгъвачылар сайлап алынды

2014 елның 11 августы, дүшәмбе

2014 елның 8 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре” конкурсында катнашу өчен дәгъвачылар сайлап алуны оештыру һәм уздыру комиссиясе утырышы уздырылды.

Профессиональ һәм шәхси сыйфатларын бәяләү нәтиҗәләрен исәпкә алып, министрлыктан конкурста катнашу өчен 5 дәгъвачы билгеләнде: мәгълүмат-аналитик эш, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.А.Беденьгов, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв, хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү бүлеге башлыгы урынбасары В.Б.Сәгадиева, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире Н.Н.Фәрхуллина, җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәүче киңәшчесе В.И.Шакиров.

2014 елның 13 августына кадәр дәгъвачыларның документлары “Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре” конкурсын оештыру һәм уздыру буенча конкурс комиссиясенә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International