Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс турында белдерү

2014 елның 12 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 11 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты
Квалификация таләпләре: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары юридик белем булу.
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савиново суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Квалификация таләпләре: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары юридик белем булу.
Документлар 2014 елның 12 августыннан алып 1 сентябренә кадәр Казан ш., Татарстан ур., 55 нче йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 293-11-65 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International