Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча җәмәгать судьялары суд участокларының яңа бинасын ачу тантанасы

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

2014 елның 14 августында Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча 1,5,6,8 нче суд участокларының яңа бинасы ачылды. Уздырылган ремонт эшләреннән соң Агрономическая урамындагы 76 нчы йортта урнашкан 678,3 кв.метрлы җайлы урыннарга 4 нче суд участогы күчте, шуларның өчесе оешкан көннәреннән бирле Груздев урамындагы 4 нче йортта 183 кв.метрлы ярымподвалда урнашкан иде. 2013 елның 26 сентябрендә оешкан дүртенче суд участогы Коротченко урамындагы 2 нче йорттан күчте.
Барлык суд участоклары судьялар өчен кабинетлар, суд утырышлары заллары, канцелярия, архив бүлмәләре, җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре өчен туклану урыннары, конвой бүлмәсе белән тәэмин ителгән. Бинада стационар металл детекторы, видеокүзәтү урнаштырылган, суд приставлары өчен шартлар тудырылган, янгыннан саклау һәм куркыныч турында кисәтү сигнализациясе монтажланган.
Бинаны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җ.М.Салихов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләре башлыклары, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты башлыгы А.Н.Лобов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе урынбасары Р.Ф.Гаффаров һәм Р.А.Шәрифуллин, Казан шәһренең район судлары рәисләре.
Яңа бинага күчү белән котлап, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, яңа адреслар буенча җәмәгать судьяларының суд участоклары бик еш күчә башладылар. Ул ассызыклаганча, җәмәгать судьялары институты,чагыштырмача яшь булуга карамастан, елдан-ел популярлаша бара.
«Гражданнарга бәхәсләрне хәл итү буенча уңайлы шарталарда башкару мөһим. Һәм безнең, Татарстан Республикасы Югары суды, Казан шәһәре мэриясе ярдәме белән шундый шартлар тудыра алуыбыз бик яхшы, - диде Илдар Халиков. – Һәм без бу эшне дәвам итәчәкбез».
Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев хәбәр иткәнчә, республикада җәмәгать судьялары тарафыннан 70% граждан, 40%тан артык җинаять һәм 80%тан артык административ эш карала. Ул республика җитәкчелегенең җәмәгать судьялары эшенә игътибарын зур канәгатьләнү белән билгеләп үтте. «Киләчәктә дә җәмәгать судьялары өчен шартлар тудырылыр дип өметләнәбез», - диде Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе.
Шулай ук җәмәгать судьяларына бу әйбәт шартларда законлы һәм гадел карарлар кабул итүләрен теләде.
Татарстан Республикасы юстиция министры Лариса Глухова билгеләп үткәнчә, җәмәгать судьяларының яңа бинага күчүләре халыкка хезмәт күрсәтүләр системасының чираттагы этабы булды. Шартларны әлеге мәсьәләне хәл итүнең барлык мөһимлеген таныган республика җитәкчелеге ярдәмендә яхшырту мөмкин булды, яхшы шартлар беренче чиратта гражданнар өчен тудырыла бит.
Тантана тәмамланганда, Илдар Халиков Вахитов районы җәмәгать судьяларына, шулай ук бинаны капиталь төзекләндерүдә катнашкан төзүчеләргә һәм Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча җәмәгать судьялары аппараты администраторына Рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International