Министрлык хезмәткәрләренең Кама Тамагы муниципаль районына баруы

2014 елның 15 августы, җомга

Министрлык хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында Кама Тамагы муниципаль районына бардылар.

Муниципаль район составына керүче авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары белән очрашу барышында җирле үзидарә турындагы законнарга кертелгән яңалыклар һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл иткәндә барлыкка килә торган актуаль проблемалар турында сөйләштеләр. Шулай ук муниципаль норматив хокукый актларның федераль регистры региональ сегметына кертү өчен муниципаль норматив хокукый актларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына үз вакытында тапшыру зарурлыгына аерым игътибар бирелде.

Очрашу йомгаклары буенча хокукның төрле тармаклары буенча күп санлы сорауларга җаваплар һәм җирле үзидарә органнары белән федераль дәүләт хакимияте органнары һәм хокук саклау органнары арасындагы хезмәттәшлек турында аңлатмалар бирелде. Җирле үзидарә органнарына ярдәм буларак, эшләрендә куллану өчен белешмә материаллар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International