Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаренең, консультантының һәм 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачылар җыйды һәм конкурста җиңүчеләр дип танылды:
Шәйһәрданова Венера Рәшит кызы, Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 18 нче суд участогының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Газизуллина Венера Назыйф кызы, Татарстан Республикасы Буа суд районы буенча 1 нче суд участогының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Садыйкова Гөлназ Мирзаһит кызы, Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 11 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире вазыйфасына;
Заһретдинова Венера Ринат кызы, Казан шәһәре Яңа Савиново суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Якупова Татьяна Андреевна, Казан шәһәре Совет суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире вазыйфасына;
Гыйззәтуллина Светлана Радик кызы, Казан шәһәре Совет суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына.
Комиссия эшендә бәйсез экспертлар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының Конституциячел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин катнашты.