Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлык һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең быел беренче сыйныфка керәчәк балалары өчен, “Белем көненә” багышлап, бәйрәм чарасы уздырылды.
Балалар әлеге бәйрәмгә әниләре белән килгәннәр иде. Министрлык җитәкчелеге һәм белгечләре белән бергә, бәләкәй кунаклар тәм-томнардан авыз иттеләр, үзләре турында һәм мәктәпкә ничек әзерләнүләре турында сөйләделәр.
Министр Глухова Лариса Юрьевна, урынбасарлары Заһидуллин Рөстәм Илдус улы һәм Рагозина Надежда Владимировна белән бергә, барлык җыелганнарны яңа уку елы башлану белән котлады, аларга сәламәтлек һәм укуларында уңышлар теләде.
Чара барышында киләчәк укучыларга беренче сыйныф баласы өчен уку әсбаплары тупланган бүләкләр тапшырылды.
Балалар бик теләп конкурсларда катнаштылар: табышмаклар чиштеләр, йомык күз белән рәсем ясадылар.
Очрашу истәлеге итеп, бик күп фотографияләр төшерелде, шул исәптән министрның эш кабинетында да.