Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы түбәндәге дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә:
Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контроль мәсьәләләре бүлегенең әйдәүче киңәшчесе
Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контроль мәсьәләләре бүлегенең әйдәүче консультанты
Квалификацион таләпләр: югары юридик белем, өлкән яисә кече төркем дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларында кимендә бер ел дәүләт хезмәте стажы йә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә ике ел эш стажы.
Җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлегенең 1 нче разрядлы өлкән белгече
Квалификацион таләпләр: «юриспруденция» белгечлеге буенча урта һөнәри белем.
Документлар 2014 елның 20 августыннан алып 9 сентябренә кадәр Казан ш., Татарстан ур., 55 нче йорт, 306 нчы бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә “Кадрлар сәясәте” бүлегенең "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 293-11-65 телефоны аша белергә мөмкин.