2014 елның 20 августында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эш төркеменең чираттагы утырышы уздырылды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эш төркеме утырышы эш төркеме җитәкчесе урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.
Утырышта республика министрлыклары һәм республика территориясендә федераль максатчан программаларны алып баручы федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында 2015 елга һәм уртача срокка заявкалар кертү эшен активлаштыру турында карар кабул ителде.
.jpg)