Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2014 елның 22 августы, җомга

2014 елның 21 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаренең, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультантының һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү хезмәткәрләрнең сыйфаты торышын, шәхси һәм һөнәри үзенчәлекләрен билгеләүгә, хезмәткәрләрнең вазыйфаи бурычларын башкарырга әзерлек дәрәҗәсен һәм мөмкинлекләре югарылыгын ачыкларга юнәлдерелгән иде. Гамәли дәрәҗәдә төп максат кешенең биләп торган вазыйфасына туры килүен билгеләү булды.

Аттестацияләүгә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 10 дәүләт граждан хезмәткәре кертелде.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, аттестацияләү комиссиясе карары белән аттестация үтүчеләрнең 9ы биләп торган дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килә, ә бер аттестацияләнүче һөнәри яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү үткәннән соң биләп торган дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килә дип табылды.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцичел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин, Татарстан Республикасы югары суды Рәисе урынбасары Р.Ф.Гаффаров һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International