Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы

2014 елның 26 августы, сишәмбе

2014 елның 25 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы уздырылды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова алып барды.

Көн тәртибенә 6 мәсьәлә куелган иде.
1. Социаль-икътисадый мониторинг буенча Татарстан Республикасы комитеты тарафыннан уздырылган социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен Комиссия утырышында карау турында (нотыкчы – Комиссия рәисе, министр Л.Ю.Глухова);
2. Якларның берсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүче зат булганнар арасында мәнфәгатьләр конфликты барлыкка килү очракларын ачу эшенең барышы һәм бу эшне камилләштерү чаралары турында (нотыкчы –Комиссия рәисе урынбасары, министрның беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин);
3. Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче затларның үзенең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрне, шулай ук иренең яисә хатынының һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрне тапшыру нәтиҗәләре турында һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында биләүләре коррупцион куркынычка бәйле булган дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләче затлар исемлегенә үзгәреш кертү турында (нотыкчы – Комиссия секретаре, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге консультанты А.А.Мухачев);
4. Керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәнең рәвеше үзгәрү турында (нотыкчы – Комиссия секретаре, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге консультанты А.А.Мухачев);
5. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче затлар эшчәнлегендәге коррупцион күренешләр турында ММЧда, “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен дә кертеп, шулай ук гражданнардан һәм юридик затлардан керүче мөрәҗәгатьләрдәге мәгълүматны мониторинглау хакында (нотыкчы – эшләр белән идарәче Н.И.Латыйпов);
6. Коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны үтәүне тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан уздырылган эш турындагы мәгълүматны карау һәм эшкуарлык эшчәнлеген башкарудагы административ каршылыкларны бетерү буенча күрелгән чаралар хакында (нотыкчы – Комиссия рәисе, министр Л.Ю.Глухова).

Комиссия утырышы беркетмәсе белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтындагы «Коррупциягә каршы тору» бүлегендәге “Коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы комиссиясе” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International