2014 елның 26 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы гражданнарын видеоконференцэлемтә режимында кабул итте. Бу чарада муниципаль районның 7 кешесе катнашты.
Кабул итү барышында мирас законнары турында, аерым алганда, мирас калдыручы тарафыннан законнарда билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелмәгән җир кишәрлеген мирас итү буенча сораулар бирелде. Торак законнары буенча, аерым алганда, элек колхозчыга хезмәт урыны буенча бирелгән фатирны хосусыйлаштыру өлешендәге мәсьәләләр дә кызыксындырды гражданнарны.
Татарстан Республикасы территориясенә, шул исәптән Кама Тамагы муниципаль районына Украинадан китәргә мәҗбүр булган затларны урнаштыруга, яңа уку елында аларның балаларын мәктәпләргә кабул итүгә бәйле сорауларга да җавап бирелде.