Идел буе инфраструктура комплексын урнаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә

2014 елның 29 августы, җомга

2014 елның 27 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков җитәкчелегендә Идел буе инфраструктура комплексын урнаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар Лаеш муниципаль районы территориясендә Идел буе инфраструктура комплексын урнаштыру өчен кирәкле чараларны уздыру процедурасы һәм әлеге районның һәм Казан шәһәр округының чикләрен һәм алардагы муниципаль берәмлекләрнең статусын билгеләүче Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International