Җитешетерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә ведомствоара эш төркеме киңәшмәсе

2014 елның 29 августы, җомга

2014 елның 28 августында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать байлыклары министрлыгында җитешетерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә концессион килешүләр проектларын әзерләү һәм керүче инвестицион тәкъдимнәрне карау буенча Татарстан Республикасы экология һәм табигать байлыклары министры урынбасары Р.И.Камалов җитәкчелегендә ведомствоара эш төркеме киңәшмәсе уздырылды.

Киңәшмәдә «Поволжская экологическая компания» ҖЧҖ һәм «Мехуборка Групп» ҖЧҖнең калдыкларны утильләштерү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьләре каралды. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән проектларны эшләп бетерү турында карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International