2014 елның 3 сентябре көнне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бинасы янындагы территориядә «Бөтенроссия экологик шимбә өмәсе - Яшел Россия» акциясе кысаларында экологик шимбә өмәсе уздырылды.
Акция «Яшел Россия» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан һәм иҗтимагый экологик хәрәкәтләр ярдәмендә Россия шәһәрләренең һәм регионнарының экологик хәлен яхшырту максатларында уздырыла. Әлеге акция барышында Россия Федерациясенең барлык регионнарында да иҗтимагый берләшмәләрне, хәрәкәтләрне, студентлар оешмаларын, бизнес-структураларны, битараф булмаганнарны җәлеп итеп, территорияләрне җыештыру уздырылды.