Балтач шәһәр тибындагы поселогында Республика көне

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

2014 елның 30 августында Балтач шәһәр тибындагы поселогында Республика көненә багшылангын спорт ярышлары уздырылды.
Ярышлар Балтач муниципаль берәмлеге башлыгы Р.Р. Нотфуллинның сәламләү сүзе һәм Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухованың республика җитәкчелеге исеменнән котлау сүзе белән башланып китте. Үзенең котлавында ул билгеләп үткәнчә, республика, иң яхшы гореф-гадәтләрне саклап калган килеш, күп милләтле халыкларның үзара тату яшәве атмосферасында актив үсә, икътисадны ныгыту һәм кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен арттыру планнарын гамәлгә ашыра.
Ярышларда шәһәр һәм авыл җирлекләреннән, шулай ук район оешмаларыннан, предприятиеләреннән һәм учреждениеләреннән 23 җыелма команда катнашты.
Спортның һәр төре буенча җиңүчеләргә һәм призерларга – мактау грамоталары һәм тиешле дәрәҗәдәге медальләр, ә җиңүче командага диплом һәм кубок тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International