Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы кешеләренә түләүсез юридик ярдәм

2014 елның 5 сентябре, җомга

“Татарстан Республикасы гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын һәм «Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белем бирү системасын үстерү чаралары турында” Татарстан Республикасы Президентының 2010 елның 22 мартындагы № УП-156 Указы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе белән бергәләп республика авылларында яшәүче кешеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшен дәвам итә.

2014 елның 4 сентябрендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өчен мобиль мәгълүмат-консультацион төркем Лаеш муниципаль районының Хәерби һәм Никольский авыл җирлекләренә барды.

Мобиль мәгълүмат-консультацион төркемгә министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белгечләре керә, аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм Нотариаль палатасы хезмәткәрләре.

Кабул итү барышында районның ике авыл җирлегеннән 53 кешегә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

Хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләрнең күп өлеше Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы компетенциясенә кагыла иде, аерым алганда, җир кишәрлекләрен теркәү, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, пай җирләре белән эш итү.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләренә гражданнар элеккеге дәүләт хезмәткәрләренә ташламалар буенча мөрәҗәгать иттеләр, республика программаларын гамәлгә ашыру буенча аңлатмалар бирелде.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе белгече пенсияләрне исәпләп чыгару, эшләгән еллары өчен алдан пенсия билгеләү, ана капиталы белән эш итү турындагы сорауларга аңлатмалар бирде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә өстәмә финанслау, опека һәм попечительлек мәсьәләләре буенча җаваплар бирде (6 кешегә).

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече ташламалар алу, инвалидлык билгеләү, балалар бакчалары өчен түләүләр, опекадагы балаларга пособие түләү буенча аңлатмалар бирде.

Авыл кешеләренең барлык мөрәҗәгатьләре буенча да квалификацияле тулы җавап алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International