2014 елның 1 сентябрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар уздырылды һәм мәктәп парталарына беренче мәртәбә утыручы балалар өчен беренче кыңгыраулар яңгырады.
Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Балтач гимназиясе» МБМУ һәм «Салавыч күп профильле лицее»МБМУ укучыларын Белем көне белән һәм яңа уку елы башлану белән котлады.
Ул барысына да якты һәм шатлыклы белем юлы, уңышлар, сәламәтлек һәм мәңге истә калырлык күркәм уку еллары теләде!