2014 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 1 нче суд участогында булды, ул Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында урнашкан, анда бинаны капиталь ремонтлау эшләре тәмамланган.
Барлык бүлмәләр дә: җәмәгать судьясы кабинеты, суд утырышы залы, архив бүлмәсе, суд приставының эш урыны, аппарат хезмәткәрләре кабинетлары бүгенгә офис бүлмәләренә куела торган таләпләргә туры килә.