Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү бүлегенең әйдәүче консультанты дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә.
Квалификацион таләпләр: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары белем булу, өлкән яисә кече төркем дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларында кимендә бер ел дәүләт хезмәте стажы йә белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә ике ел эш стажы.
Документлар 2014 елның 9 сентябреннән алып 29 сентябренә кадәр Казан ш., Татарстан ур., 55 нче йорт, 306 нчы бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә “Кадрлар сәясәте” бүлегенең "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 293-11-65 телефоны аша белергә мөмкин.