Баулы муниципаль районына бару

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
2014 елның 9 августында расланган график нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов гражданнарга юридик ярәм һәм җирле үзидарә органнарына консультатив-методик ярдәм күрсәтү өчен Баулы муниципаль районына барды.
М.М.Ибәтов гражданнарга элемтә хезмәт күрсәтүләре өчен түләү, элеккеге фатир милекчеләре тарафыннан түләнми калган коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен бурычларны кире кайтару һәм күп фатирлы йорт урнашкан җир кишәрлеген рәсмиләштерү процедурасы мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирде. 
Гражданнарны кабул итү тәмамланганнан соң муниципаль район башлыгы урынбасары М.Г.Хәсиятуллин катнашында район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырылды, анда нормалар иҗат итү торышы, норматив хокукый актларны районның рәсми сайтында урнаштыру, экспертизалар оештыру һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышынды.     
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International