«Социаль һәм гуманитар белемнәр институты» ЮҺБ ХМУ студентлары белән очрашу

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова һәм Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Заһидуллин Рөстәм Илдус улы Социаль һәм гуманитар белемнәр институтында Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкиле Ильина Этери Хәйдәр кызы катнашында «Хокукый дәүләттә юрист роле» тематикасы кысаларында студентлар белән очрашты.
Министр дәүләт хакимияте органнарында да, җирле үзидарә органнарында да, шулай ук коммерциячел оешмаларда да квалификацияле юристлар кирәклеген әйтте. Гыйлемле юрист теләсә нинди структураның, оешманың тотрыклылыгын һәм эшчәнлегенең уңышлы баруын тәэмин итә, көнкүреш шартларында кешеләргә зур ярдәм күрсәтә, диде ул.
Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкиле Ильина Этери Хәйдәр кызы үз чыгышында адвокат профессиясен сайлауның җитди адым икәнлеген белдерде, үзенең шәхси һөнәри эшчәнлеге тәҗрибәсе мисалларында адвокат практикасы үзенчәлекләре белән уртаклашты.
Институт студентлары белән очрашуда шулай ук башкарма директор Пономарев Кирилл Николаевич, тәрбия эше буенча проректорның беренче урынбасары Володина Евгения Олеговна, көндезге һәм читтән торып уку факультеты деканы Зәйнетдинов Динар Рафаил улы, декан урынбасары Чаплыгин Вадим Александрович катнашты.
Очрашу азагында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова студентларга уңышлар, актив тормыш позициясе, кызыклы студент еллары теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International