Ремонт эшләре барышын тикшереп тору

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Эльза Ишмөхәммәтова Әгерҗе һәм Менделеевск суд районнары җәмәгать судьялары суд участокларында булдылар, аларда ремонт эшләре бара.

Тикшерү нәтиҗәсендә ремонт эшләренең үз срогында дәвам итүе һәм сыйфатлы башкарылуы ачыкланды. Хәзерге вакытта бинаның эчке эшләре үтәлә һәм якын киләчәктә җиһазлар һәм оргтехника белән тәэмин иткәннән соң җәмәгать судьяларына уңайлы шартлар тудыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International