2014 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова һәм Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Заһидуллин Рөстәм Илдус улы Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкиле Миңгалиева Рәмзия Әнәс кызы катнашында Казан (Идел буе) федераль университетында “Хокукый дәүләттә юрист роле” тематикасы кысаларында юридик факультетның беренче курс студентлары белән очраштылар.
Очрашу барышында студентлар белән конструктив диалог гамәлгә ашырылды, студентлар бик күп сораулар бирделәр, аерым алганда, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында практика узу турында да.
Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкиле Миңгалиева Рәмзия Әнәс кызы Представитель студентлар алдында чыгыш ясап, үзенең студент елларын искә алды һәм һөнәри күнекмәләре белән уртаклашты.
Очрашу азагында юстиция министры Л.Ю. Глухова студентларга уңышлар, актив тормыш позициясе, кызыклы студент еллары теләде һәм Казан (Идел буе) федераль университеты базасында эшләп килүче юридик клиника эшчәнлегендә катнашырга өндәде.