2014 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген юридик тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре» программасы буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен квалификация арттыру курсларын ачуда катнашты.
Укулар Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә 2014 елның 16 сентябреннән алып 25 сентябренә кадәр узачак.
18 һәм 22 сентябрьдә курсларда катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм бүлеге башлыгы Л.М.Мәҗитова түбәндәге темалар буенча чыгыш ясаячак: «Дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре эшчәнлеген норматив хокукый тәэмин», «Дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында юридик хезмәтләр оештыру», «Муниципаль берәмлек уставы», «Җирле үзидарә органнарына тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча норматив хокукый җайга салу».