Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс турында белдерү

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә:

Мәгълүмат-аналитик эш, координация һәм планлаштыру бүлегенең әйдәүче консультанты

Квалификация таләпләре: «юриспруденция» белгечлеге буенча югары юридик белем, өлкән яисә кече төркем дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларында кимендә бер ел дәүләт хезмәте стажы йә әзерлек юнәлеше буенча кимендә ике ел эш стажы.

Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире

Квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белем.

Документлар 2014 елның 17 сентябреннән алып 22 октябренә кадәр Казан ш., Татарстан ур., 55 нче йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 293-11-65 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International